Казанның Кремль яр буендагы шугалак 1 декабрьдә ачыла
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Быелгы кышта Казанда тугыз – өсте ябулы һәм тугыз ачык шугалак эшләячәк, аларда 3 меңнән артык тимераякны прокатка бирү пунктлары оештырылачак. Аерым алганда, Кремль яр буендагы шугалак инде иртәгә, 1 декабрьдә үк эшли башлый. Татарстан башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Шугалак 1 декабрьдә ачылыр дип көтелә. Шулай да биредә һава торышы төп фактор булып тора. Кремль яр буенда балалар шәһәрчеге, кафе һәм тимераякларны прокатка бирү пункты эшләячәк», - дип искәртте Салихов. Ул тиздән Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында, Имәнлек урамында һәм Урман аръягы торак массивындагы «Солнечный» ял базасында да шугалаклар ачылачагын әйтте.