Прокуратура Казанда төзелештә эшче егылып төшкәннән соң тикшерү башлады
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Прокуратура Казанда төзелештә эшче егылып төшкәннән соң тикшерү башлаган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Казанның Глушко урамында эшче төзелеп килә торган күп катлы парковкадан егылып төшкән. Агентлык мәгълүматлары буенча, ир-ат икенче каттан егылган, ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үлгән.
Эшчегә 40 яшьләр чамасы булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат Үзбәкстаннан килгән булган. Совет районы прокуратурасы объектта куркынычсызлык таләпләрен һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне тикшерәчәк. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре да ачыклана.