Ковидка кагылышлы сораулар буенча кайнар линиядә эшләүче операторлар саны арткан
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү кайнар линиясендә операторлар саны арткан. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цирфлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.
«Элек 12 оператор булса, хәзер бер сменада 50 оператор эшли. Алар тәүлек буе кешеләр сорауларына җавап бирә», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, республикада коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен кайнар элемтә телефоны 25 ноябрьдән башлап тәүлек буе эшли. 8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып татарстанлылар COVID-19 кагылышлы сораулар буенча консультация, дарулар белән тәэмин итү турында мәгълүмат ала.