Азат Мифтаховны яклап листовкалар ябыштырган мәктәп укучылары террорчыл җәмгыять төзүдә гаепләнә
Бу эшне тикшергәндә, ФСБ вәкилләре яшүсмерләрнең чатына керә һәм анда аларның анархизм турында сөйләшүләре һәм махсус хезмәтләрне тәнкыйтьләүләре турындагы язуларга тап була. Алар шулай ук Minecraft онлайн уенында "ФСБ бинасы" төзегәннәр һәм аны "шартлатырга" җыенганнар, диелә.
Сорау алу вакытында яшүсмерләрнең икесе, Baza язуынча, “басымнар, янаулар һәм вәгъдәләр” сәбәпле гаебен таныган һәм өй сагына җибәрелгән. Гаебен танымаган өченче яшүсмерне СИЗОга япканнар. Сорау алу вакытында дәүләт адвокаты гына катнашкан.
МДУ аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Ул 2018 елның февралендә сак астына алынды. Аның эше хәзерге вакытта мәхкәмәдә карала.
Мифтахов "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылды. Элегрәк Америка математика җәмгыяте Азат Мифтахов эшендә гадел мәхкәмә таләп итеп рәсми белдерү ясаган иде, бу көннәрдә Франциянең математика галимнәре берләшмәсе аның гаделсез гаепләнүенә каршы чыкты.