Татарстан прокуратурасында медицина ярдәме мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан прокуратурасында медицина ярдәме мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 17 ноябрьдән ТР Прокуратурасында медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча махсус кайнар элемтә эшли башлады. Кызыксындырган сорауларны тәүлек буе түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин: 8 (843) 291-19-25 - гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү төркеме, эш көннәрендә 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә эшли. 8 (843) 291-18-22 - элемтәдә Стебо Артем Анатольевич, шулай ук эш көннәрендә 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә эшли. 8 (843) 291-18-81 - кизү прокурор, 18.00 - 9.00 сәгатьләрдә эш көннәрендә һәм ял көннәрендә дә мөрәҗәгать итәргә була.