Казанга килү юлында трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән йөк машинасы янган
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанга килү юлында трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән йөк машинасы янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Иртәнге сәгать сигездә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына трассада эретеп ябыштыру җиһазлары төялгән «ГАЗель» януы турында хәбәр алынган.
Машина Түбән Новгородтан килеп барганда, трассада двигателе яна башлаган. Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.
Ут «ГАЗель»не тулысынча юкка чыгарган. Йөк машинасын йөрткән 21 яшьлек ир-ат зыян күрмәгән. Янгын сәбәбе булып, машина механизмнарының төзек булмавы күрсәтелгән.