Быел Татарстанда унбер укучы үз-үзенә кул салган
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп укучыларының үз-үзенә кул салу очраклары тотрыклы югары булып кала. 2019 елда — 13 факт, 2020 елның октябренә 11 очрак билгеле. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
Үз үзенә кул салуның төп сәбәпләре — гаилә эчендәге конфликтлар, башка җенес вәкилләре белән проблемалар, тирә-яктагыларның битарафлыгы, мәктәптә начар билгеләр.
«Зур эш башкарылса да, проблемалар әле кала. Суицидлар саны күп. Әгәр наркотиклар, алкоголь, җавапсыз мәхәббәт, интернет эчке факторлар белән бәйле сәбәпләр булса, белем бирү процессы — баланың язмышына йогынты ясаучы тышкы фактор. Сыйныф җитәкчесе, мәктәп җитәкчелеге, педагогик коллектив зур роль уйный», — диде Алсу Әсәдуллина.