Сәрия Сабурская: Сәламәт булмау сәбәпле бала тудыра алмаган гаиләгә ярдәм кирәк
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бала тудырырга теләге булган, ләкин сәламәтлеге аркасында балалы була алмаган гаиләләргә ярдәм мөмкинлеген карарга кирәк. Бу фикерен Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җиткерде. Сабурская табигый юл белән балага уза алмаган хатын-кызларның ЭКО алымын файдалануын, моңа шактый күп акча кирәк булуын искәртте. «Бер тапкыр ЭКО үткәрүдән кала, бу юнәлештә бүтән ярдәм юк. Ә ЭКО беренче тапкырдан ук уңышлы булмаска да мөмкин. Моның аркасында бик күп гаиләләр тилмерә, чөнки зур күләмдә акча сарыф итәргә туры килә. Саулыклары аркасында бала алып кайта алмаган гаиләләргә ярдәм мөмкинлеген карауны сорар идем», — диде Сәрия Сабурская.