Табиб Covid-19 вирусы таралуның төп юлын әйтте
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы йоктыруның төп ысулы булып һава-тамчы юлы кала. Бу хакта YouTube сервисында урнаштырылган видеода табиб һәм телевидение алып баручысы, «доктор Комаровский» буларак танылган Евгений Комаровский белдерде.
Табиб SARS-CoV-2 пандемиясе башланганда өслекләрдә вирусның озак яшәү мөмкинлеге турындагы киң таралган теорияне дөрес түгел, дип атады.
«Әйе, вирус фрагментлары теләсә кайда озак вакыт дәвамында ачыкланырга мөмкин. Әмма аларның авыру китереп чыгару мөмкинлеге аз», - дип искәртте ул.
Моннан тыш, Комаровский авыру кеше беренче симптомнар барлыкка килгәнче ике тәүлек эчендә башкаларга коронавирусны аеруча актив тарата, диде.
«Ютәл барлыкка килгәч, ниндидер башка симптомнар да өстәлә һәм кешедән тышкы мохиткә бүленеп чыга торган вируслар саны кискен кими», - дип өстәде табиб.