Татарстан белгечләре битлек киюгә каршы күрсәтмәләр юклыгын аңлатты
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Битлек киюгә каршы күрсәтмәләр юк, ул зыянлы түгел. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Бронхология патологиясе булган пациентлар бар, аларга сулыш алу авыр. Ул вакытта битлекнең зыяны бармы икәнлеген уйладык. Юк, битлекләр сәламәтлеккә зыян китерми — битлекләр авырмас өчен дә, вирус таратмас өчен дә нәтиҗәле ысул булып тора», - диде спикер. Владимир Жаворонков битлекләр киюдә катгый каршылыклар юк, диде. «Белүемчә, битлекләр киюгә каршы күрсәтмәләр юк, һәрхәлдә, әдәби чыганакларда бу хакта мәгълүмат беркайда да очрамады», — дип өстәде Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Моннан тыш, ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балаларга биш яшьтән битлек кияргә тәкъдим итә, гәрчә бездә моны җиде яшьтән эшләргә кирәк булса да.