Потенциаль керемгә салым алымын гамәлдән чыгару 2 млн шәхси эшмәкәргә кагылачак
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Потенциаль керемгә бердәм салымның (ЕНВД) гамәлдә булуын туктату киләсе елда 223 мең эшмәкәргә һәм 2 млн тирәсе шәхси эшмәкәргә кагылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Фәррахов хәбәр итте.
«Киләсе елда ЕНВД үз эшчәнлеген туктата. Бу 223 мең предприятие һәм оешмага һәм бөтен ил буенча 2 млн шәхси эшмәкәргә кагылырга мөмкин», - диде Фәррахов.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия үткәргән беренчел сораштыру потенциаль керемгә бердәм салымнан (ЕНВД) кулланган кешеләрнең якынча 49 проценты салым салуның гадиләштерелгән системасына күчәргә планлаштыруын күрсәтте. Шәхси эшмәкәрләрнең 36 проценты - патент системасына күчәргә ниятли, 11проценты әлегә билгеле түгел. Якынча 3 проценты профессиональ керемгә (үзмәшгульлек) салым системасын кулланырга планлаштыра, дип өстәде парламентарий.