Татарстанда ис газы белән агуланган әбине коткарганнар
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама шәһәрендә ис газы белән агуланган әбине коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 12.43 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамындагы биш катлы йортта янган ис чыгуы һәм янгын турында хәбәр итә торган җайланманың эшли башлавы хакында хәбәр килгән.
Чакыру буенча килгән 62нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре икенче каттагы фатирга тәрәзә аша кергән. Аш бүлмәсендә алар ризыгы көйгән кәстрүлгә юлыккан, шуның аркасында фатирда куе төтен таралган.
Фатирдан 75 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Ис газы белән агуланган әбине хастаханәгә озатканнар.
Әбинең күршесе янгын сүндерүчеләргә сөйләгәнчә, ул төтен исен сизеп алган һәм кайсыдыр фатирда янгын турында хәбәр итә торган җайланманың «телгә» килүен ишеткән. Хатын-кыз подъездга чыккач, тавышның күрше фатирдан ишетелүен аңлап алган. Шуннан соң ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.