Казанда опера һәм балет театры хезмәткәрләренә торак өчен 11 миллион сум тотылачак
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда киләсе елда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры хезмәткәрләре өчен 11 миллион сумга торак арендаларга җыеналар. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
«Заказчы — «Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры» дәүләт бюджет учреждениесе. Заказчылар өчен торак йорт арендалау буенча килешү төзеләчәк. Торак базарына анализ ясаганнан соң, килешү бәясе 11 097 000 сум тәшкил итә», диелгән документта.
Казан шәһәренең барлык районнарында да төрле мәйданлы 40 фатир арендага алыначак. Торак балконлы булырга тиеш һәм ике кешелек карават яки диван белән җиһазланачак. Торак йорт 1990 елдан да алданрак төзелгән булырга тиеш түгел.
Аренда учреждениенең бюджеттан тыш чыганакларыннан финансланачак.