Казанда төрек дизайнерлары теккән «Сөембикә ханбикә» костюмын күрсәтәчәкләр
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Кафтан. Костюмы Османской империи глазами современных турецких дизайнеров» күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәгә килүчеләр Анталия өзлексез белем бирү институты һәм Сабанджи өзлексез белем бирү институты — Төркия төрек киеме һәм сәнгате тикшеренүләре фәнни-мәгариф институты дизайнерларының үзенчәлекле сарай костюмнарын реконструкцияләү белән танышачак. Казандагы күргәзмә өчен Анталияның өзлексез белем бирү институты дизайнерларының заманча интерпретациясендә «Сөембикә ханбикә» костюмы эшләнде. Алар традицион татар хатын-кыз костюмы, тарихи картиналар мотивлары һәм патшабикә Сөембикә сурәте төшерелгән гравюралар белән илһамланган. Экспозициядә барлыгы 21 костюм тәкъдим ителгән. Экспозицияне көндезге сәгать дүрттә ачу планлаштырыла. Күргәзмә 13 декабрьгә кадәр эшләячәк.