Казан янында машина йөртүче зебрадан чыгучы җәяүлене бәрдергән
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында машина йөртүче зебра буенча юл аша чыгучы җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергәннәр, ул социаль челтәрләрдә пәйда булды.
Бүген иртән Көек авылында юл-транспорт һәлакәте булган. Чит ил машинасы шоферы зебрадан чыга торган җәяүлене бәрдерә. Роликта юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм машинасының килүе күренә. Шуннан чыгып, җәяүле имгәнү алган булырга мөмкин дип фаразларга була.
Көек авылында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүматны «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә расладылар. Тулырак мәгълүмат ачыклана.