Мишустин мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә ярдәм итү чараларын киңәйтте
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Министрлар Кабинеты укытучыларга ярдәм күрсәтүне киңәйтте - сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне хәзер Россиянең барлык мәктәп укытучылары алачак. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Сыйныф җитәкчелеге өчен түләүне Россиянең барлык мәктәпләре укытучылары алачак. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», - диелә хәбәрдә.
Хәзер федераль башкарма хакимият органнары карамагындагы мәгариф учреждениеләре педагогларына да 5 мең сум күләмендә акча каралган. Мәсәлән, бирегә Тышкы эшләр министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы керә.