Яшел Үзәннең бер авылында яшәүче гаилә илле килограммлы кабак үстергән
(Яшел Үзән, 11 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзән районының Наратбаш авылында Миләүшә һәм Айдар Камаловлар илле килограммлы кабак үстергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Наратбаш авылында 4 кабак орлыгы утырттык. Аны кибеттән, Гигант сортлысын алдык, нинди „гигант“ булуын күрәсебез килде», — диләр Камаловлар. Иң зур кабак 50 килограммга кадәр үскән, ә калганнары уртача 20-40 кг булган. Ә иң кечкенә кабак — 6 кг.