Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Мәхәббәткә корбаннар кирәкме? - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Чулпан Гарифуллина). Яратам, ни хәл итим? Анна (исемнәр үзгәртелде. –  Ред. ) тумышы белән Татарстаннан түгел. Монда ул укырга дип килә. Татар егете Раил белән дә монда таныша. Яшь аермасы да артык зур түгел – нибары өч яшь. Өйләнешәләр, малайлары туа. Анна, гаиләсе нык һәм бәхетле булсын дип, ислам диненә күчә. Баштарак авыррак бирелсә дә, яңа дин куйган таләпләргә тиз ияләшеп китә ул. Милли ризыклар пешерергә дә тиз өйрәнә. «Ислам диненә күчеп, үземне хатын-кыз буларак бөтенләй бүтән, әмма дөрес яктан ачтым дип саныйм», – ди. Каенана-килен мөнәсәбәтләренә дә тел-теш тидерерлек түгел икән: иренең әнисе аны үз иткән. Кыз ягы да дин алмаштырган балаларына каршы төшмәгән. – Алла бер, диннәр генә төрле. Никах белән торабыз. Балаларыбыз ислам дине кануннары буенча тәрбияләнә, – ди ул. – Ирем – бик тырыш, эшчән кеше. Хатыны буларак, миңа да таләпчән. Йортта – тәртип, балаларыбыз бәхетле. Төренеп йөрмим, ураза тотмыйм. Әмма догалар укыйм, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Кешенең нинди булуы аның кайсы дингә ышануыннан гына тормыйдыр дип саныйм. Алия Әхмәтҗанова моннан 15 ел элек иптәш кызы белән булган бер хәлне искә төшерде. – Дустымның ире ислам динен кабул итте. Ул балалар йортында тәрбияләнгән егет иде. Очраклы рәвештә җәмәгать транспортында гына очрашып, танышып киттеләр, бер-берләрен үз иттеләр. Милләтләр төрле булгач, аерылышып та карадылар әле. Әмма егет үҗәт булды: ислам динен кабул итте. Туйлары хәмерсез узды. Хәзер балалары бар. Дус кызым яулыктан йөри, – дип сөйләде ул. Эльмира белән Романның да мәхәббәт тарихлары алдарак язып үткәненә охшаш. Бу юлы да мәхәббәт хакына дип егет кеше тәвәккәл адымга бара. 30 яшьлек Роман, мәчеткә килеп, мулладан үзен… сөннәткә утыртуларын үтенә. Ал күзлектән, гыйшык утында янып йөргән вакытларда син сайлаган ярдан да матуррак, яхшырак кеше юк төсле тоела. Әле тормыш башланмаган. Әле – ваемсыз яшьлек. Тик катнаш никах фаҗигагә китергән мисаллар да шактый шул. 56 яшьлек әңгәмәдәшебезнең (исемен күрсәтмәүне сорады, үзе – шагыйрь кеше. –  Ред. ) хатыны – рус милләтеннән. Картлык көннәренә хәләл хатыны белән җитәк­ләшеп керәсе дә бит… Гомер көзенә якынлашканда күңелендә бушлык булуга үкенә ул хәзер. Бер-берләрен генә түгел, бер-берсенең дөньяларын, карашларын да аңлау юк аларда. Дини бәйрәмнәрне генә алыйк. Әңгәмәдәшебез ураза тотканда, аның хатыны нык ярсый, кабул итми икән. Шуңа да ир-ат сәхәр ризыкларын да, ифтар ашларын да үзенә үзе әзерли. Күңелле түгел, билгеле… – Бүгенге катнаш гаиләләр үткән гасырлардан нәрсәсе белән аерыла соң? Иң беренче, дини һәм социаль канун юклык белән. Совет заманына чаклы дәвердә кыз кеше, кияүгә чыккач, ир диненә күчкән һәм исемен алыштырган. Ул моның шулай булачагын алдан белгән, шуңа ризалашкан. Хәзер катнаш никахта бернинди канун да юк. Кем кемне ничек «бөгә», шулай яши. Әлбәттә, бу халәт кемгәдер бик тиз, ә кемгәдер бик соң ошамый башлый. Мин һәммә гаиләләр дә аерыла дип әйтмим. Күп катнаш гаиләләр гомер буе шулай яши, – ди ул. – Бер танышымның икетуган апасының ире – урыс. Үкенгәнен бик күрсәтмәсә дә, яшерми. «Кызым, әрәм буласың урыс­ка чыгып, дип әйткән иде әтием. Тыңламадым, ә тыңлыйсы калган», – ди. Катнаш гаилә кору – һәркемнең үз эше. Әмма мин бүгенге күзлектән карап, яшьләргә бу эшкә саграк карарга кушар идем. Мәхәббәт ул – бик зур хис, тик ул һәрвакыт якты, матур хис булып калмый. Яши-яши тормышның башка яклары ачыла, ул бит күпкырлы. Еллар үткәч, балалар белән бәйләнгәч, кеше гомерен түзеп, үз эченә йомылып, бәхетсез тормыш итеп, үлеп китә. Ә кеше аның өчен тумаган ла… «Иң мөһиме: әйбәт кеше булсын» Наталия Трэянның ире Майк – Канададан. Дине буенча ул ортодоксаль православ христиан санала. Еш кына аны католик белән бутыйлар. Ире өчен динен алмаштыруын белүчеләр Наталияне еш кына үз динен хөрмәт итмәүдә гаепли икән. – Майк католик түгел. Канадада чакта бу дин кешеләре билгеләп үткән бәйрәмнәрне без дә уздырабыз анысы. Кияүгә чыкканда, аның гадәти православ хрис­тианнардан ни-нәрсәсе белән аерылуы турында артык төпченмәдем. Әйбәт кеше булсын, дидем. Төп таләбем шул иде. Буддист булса да, кыенсыну тоймас идем, – дип сөйләде Наталия. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дигән: «Бүген сезгә китап әһелләренең фазыйләтләрен һәм ризыгын рөхсәт иттем, сезнең ризык та аларга рөхсәт ителде; шулай ук китап әһелләренең пакь хатыннары рөхсәт ителде». Ягъни ир-атлар «Инҗил», «Зәбур», «Тәүрат»лы дин тотучыларны хатын итеп алырга мөмкин. Дин мәсьәләсенә икесе дә бер төрле карый: иң мөһиме – чиста күңелле булып, яхшы гамәлләр кылып, кеше рәнҗетмичә яшәү. Болар исә – һәр диннең дә нигезе булып торган нигъмәтләр. Белгечләр ни ди? Бер диннән икенчесенә күчү сүз белән әйткәндә генә җиңел кебек тоела. Бер карасаң, синең бөтен булмышың үзгәреш кичерергә тиеш дигәнне аңлата бит бу. Психолог, гаилә консультанты Эльвира Халяпова белән кешенең мондый адымга ни өчен баруын аңларга тырыштык. – Психологиядә дини теманы рухи кыйммәтләр темасы белән бәйләп карыйбыз. Мөнәсәбәтләрдә ике шәхеснең рухи кыйммәтләре никадәр күбрәк тәңгәл килә, шулкадәр яхшырак. Америка ачмыйм: моны инде мөнәсәбәтләрнең башында ул ачыкларга кирәк, – ди белгеч. Ортодоксаль кешеләр (билгеле бер тәгълиматка, карашка бик катгый рәвештә ышанучылар. –  Ред. ) беркайчан да башка карашта булган кешеләрне үз дөньяларына кертми, үз кыйммәтләр системасын бозмый. Гаилә кору турында сүз дә юк. Иреклерәк караштагылар исә үзара килешеп яшәргә мөмкин әле. – Диннәрдә көчләп күндерү дигән нәрсә юк. Физик көч кулланып, бер-береңне күндерә башласаң, мондый мөнәсәбәтләрдән берни дә килеп чыкмаячак. Түзеп яшәү барыбер аерылышуга китерәчәк. Тормыш корыр алдыннан, иптәшең турында барлык мәгълүматны туп­ларга кирәк. Милләт, дин кебек глобаль нәрсәләргә кадәр, аның кредит тарихы, кызыксынулары, «пропис­ка»сына кадәр беләсе иде. Бер-береңне өйрәнү вакыт таләп итә, – ди психолог. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин да дин алмаштыруның уен эш түгеллеген искәртте. Аның фикеренчә, күп очракта бу – ахмаклык та, мәхәббәт өчен дип кенә дин кабул итмиләр. Тормыш иткәндә, андыйлар иртәме-соңмы үз диненә кайта. Моның өчен күп тә кирәкми: берәр фаҗига, дөньяга карашны үзгәртерлек вакыйга да җитә. «Ислам динен никах өчен генә кабул итү дөрес түгел. Бу – үзенә күрә мулланы, ата-ананы алдау гына. Эшлисең икән, чын күңелдән, чын ышану белән кабул итәргә кирәк. Юлия Волкованы (җырчы. –  Ред. ) беләсездер. Ул да ислам динен кабул иткән иде, ире мөселман бизнесмены иде. Әмма бит аерылды, үз диненә кире кайтты. Тагын бер мисал. Берәү өйләнгән иде. Урыс кызын алды, анысы ислам динен кабул итте. Әмма нәрсә үзгәрде? Ул барыбер дуңгыз ите ашый. Тавыш, гауга булып торды. Ахыр чиктә аерылдылар. Әгәр башка дин кешесе белән тормыш корырга телисең икән, ул һич югы сиңа кадәр берничә ел исламда булырга тиеш», – диде ул. Динен алмаштырган «йолдызлар» Танылган Голливуд актеры Том Крузның элеккеге хатыны  Кэти Холмс , аңа кияүгә чыгу өчен, католиклыгыннан баш тартып, саентология хәрәкәтенә кушыла. 6 елдан соң гаилә таркала. Кэти да үз диненә кайта. Принц Гарриның хатыны Меган Маркл англиканство динен кабул итә. Җырчы Зара  2004 елда Сергей Матвиенкога (Валентина Матвиенконың улы) кияүгә чыга. Моның өчен ул православиегә күчә. Әмма ярты елдан соң мәхәббәт сүрелә: алар аерылыша. Җырчы   Маргарита Суханкина  динен алмаштырып кияүгә чыга. Аның ире Хорватиядән, католик була. Аерылышкач, ул кире православиегә кайта һәм хәтта катгый рәвештә: «Бер генә ир-ат, бер генә мәхәббәт тә динемне кабат алмаштырыр­га мәҗбүр итмәячәк», – дип әйтә. Шоумен Максим Галкин  исә, җырчы Алла Пугачевага өйләнгәндә, православие динен кабул итә. «Кешене яратасың икән, нишләп әле бу адымга бармаска? Мин моңа озак һәм аңлы рәвештә килдем», – дип аңлаткан иде ул.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

У работодателей Архангельской области и НАО началась "вахтовая лихорадка"



Мода

Lamoda запустила бренд мужской одежды и обуви Mademan






Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об энергоэффективном жилье





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о госполитике в области исторического просвещения


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Блинкен и Зеленский обсудят ситуацию на фронте и обязательства США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вадим Самойлов

Вадим Самойлов («Агата Кристи») выступит на фестивале «Окна Открой»!



Москва

Замена путей на маршрутах №417 и №3 в Нижнем Новгороде начнется в 2025 году

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net