Татарстанда кар һәм 7 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм 7 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә, 10 ноябрьдә, төнлә һава температурасы 0 -5 градуска кадәр, көндез +2 -2 градуска кадәр булачак. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә температура фоны тагын да түбәнәя: төнлә термометр баганасы 7 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез һава температурасы 0 градустан да артмас дип көтелә.
Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Алдагы көннәрдә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Алдан фаразланганча, аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән бераз кар явачак.