Лабораторияләргә Covid-19ны диагностикалау өчен миллиард сум бүлеп биреләчәк
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирусны диагностикалау өчен лабораторияләрне җиһазлауга бер миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарны имзалады. Акча 84 төбәккә бүлеп биреләчәк. Бу турыда Министрлар Кабинетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Федераль үзәк төбәкнең коронавируска тест ясый торган медицина учреждениеләре лабораторияләрен җиһазларга ярдәм итәчәк. Бу максатларга бер миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу турыдагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», диелгән хәбәрдә. Федераль үзәк акчасы лабораторияләрне махсус җиһазлар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Тикшеренүләрне диагностиканың югары сизгерлеккә ия ысуллар ярдәмендә үткәреп булачак. Бу тестның төгәллеген арттырачак һәм яңа диагностика ысулы белән күбрәк кешене тикшерү мөмкинлеге бирә. «Акча хөкүмәтнең резерв фондына күчерелә һәм 84 төбәк арасында кеше санына карап бүленәчәк», — диделәр ведомствода.