«Ак Барс» хоккейчылары, уен башында 0:3 исәбе белән оттырып, ахырда җиңү яулый алды
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына каршы уйнады. Матчта 5:3 исәбе белән Казан командасы җиңде.
Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Сибирь» һөҗүмчесе Виктор Комаров исәпне ачты (0:1). Бишенче минутта «Ак Барс» күпчелектә алка кертте, тик Артём Галимовның алкасы исәпкә алынмады, видеокабатлаудан соң капкачыга комачау ителгәне ачыкланды (0:1). Унберенче минутта «Сибирь» күпчелектә тагын бер алка кертә алды, гол авторы — Виктор Комаров (0:2).
Унҗиденче минутта Даниил Романцев «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте, өченче гол да күпчелектә керде (0:3). Әлеге алкадан соң «Ак Барс»ның капкачысы алмашынды: Әмир Мифтахов урынына Адам Рейдеборн чыкты.
Икенче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов гол кертте (1:3). Сигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Стефан Да Коста алка кертте (2:3). Унтугызынчы минутта, Казан командасы күпчелектә уйнаганда, Виктор Тихонов исәпне тигезләштерде, алка видеокабатлаудан соң исәпкә алынды (3:3).
Өченче период. Унбишенче минутта Иван Емец «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгарды (4:3). Период тәмамланырга берничә секунд калганда, Станислав Галиев көндәш команданың буш капкасына алка кертте (5:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
Мифтахов (Рейдеборн);
Емец — Азеведо — Петров, Юдин — Лямкин;
Галиев — Галимов — Воронков, Викстранд — Педан;
Доус — Да Коста — Тихонов, Журавлёв — Фазылҗанов;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Сафонов), Лучевников.
«Сибирь»
Сятери (Красоткин);
Ли — Романцев — Миловзоров, Гуркин — Хохлов;
Шаров — Руохомаа — Пуустинен, Йокипакка — Ермаков;
Чесалин — Комаров — Санников, Алексеев — Тимашов;
Первушин — Саюстов — Ромаев, Морозов — Ефремов.
Киләсе уенны «Ак Барс» Түбән Новгород шәһәрендә «Торпедо» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 10 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Континенталь хоккей лигасында тәнәфес булачак, 5-8 ноябрь көннәрендә хоккейчылар үз илләренең җыелма командалары составында Карьял Кубогы өчен көч сынашачак.