Түбән Камада кулланылган батарейкалар җыю пункты ачылды
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада тотылган аккумулятор батарейкаларын җыю һәм утильләштерү буенча беренче кабул итү пункты ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «ЭкоСфера» проекты — куркыныч калдыклар белән эш итүне оештыруда заманча алым, Татарстан территориясендә «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе ярдәме белән «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруның пилот проекты. Билгеле булганча, аккумулятор батарейкаларында аеруча куркыныч матдәләр — кургаш, кислоталар, селте бар, алар әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Хәзер түбәнкамалыларның кулланылган аккумуляторларны утильләштерүгә тапшыру һәм җитештерүчедән ташлама белән яңаларын алу мөмкинлеге барлыкка килде. Кабул итү пункты Вокзал урамы (НКЦ борылышы каршында) адресы буенча урнашкан.