Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе китереп чыгарган пневмониядән тагын ике кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
1953 елдан туган хатын-кызны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Аның йөрәк авыруы булу сәбәпле, дәвалау катлауланган.
1941 елда туган хатын-кызны коронавирус, ике яклы пневмониянең авыр формасы булуы белән хастаханәгә китергәннәр. Шулай ук пациентның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.
Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 105 кеше үлгәнлеге теркәлгән.