Россиялеләргә ОСАГОны маркетплейслар аша сатып алырга рөхсәт ителде
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия автомобильчеләре ОСАГОны маркетплейслар аша сатып алу мөмкинлегенә ия булды. Бүгенге көннән илдә «транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү турында»гы законга төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә РИА Новости. Финанс платформасы аша сатып алынган полисның бәясе иминият компаниясенең рәсми сайтындагы бәясе кебек булачак, маркетплейс рәсмиләштерү өчен комиссия алмаячак.