Уфа пилоты Азнакайга ике капчык бүләк төяп килде
(Азнакай, 17 октябрь, «Татар-информ, «Маяк», Таңсылу Саниева). Бу көннәрдә Азнакайга Уфа очучысы Сергей Полторацкий килде. Ул буш кул белән килмәгән, Ринат Вәлиев кул астында шөгыльләнүче балалар өчен төрле җиһазлар, детальләр дә алып килгән. «Ике арадагы дуслык күп еллар дәвамында инде сыналган. Без монда еш булабыз. Үзем озак еллар радист булып эшләгән кеше. 54 яшьтә самолетта очарга өйрәндем. Бүген монда киләсе булгач, радиотүгәрәктә шөгыльләнүче балалар өчен төрле җиһазлар да алып килдем, рәхәтләнеп шөгыльләнсеннәр генә», — ди очучы.