Әлки районы үзәгендә Җәяүлеләр бульварында яктырткычлы стела урнаштыралар
(Әлки, 17 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районы үзәгендә Җәяүлеләр бульварында яктырткычлы стела урнаштыралар. Быел аның икенче чираты эшләнә. Совет урамы башында, Мәңгелек ут мәйданында җәй айларында байтак эшләр башкарылды. Әлеге мәйдан асфальтланды, брусчатка түшәлде, матур эскәмияләр куелды. Яшелләндерү, чәчәкләр утырту өчен урыннар булдырылды, анда туфрак җәелде. Биредә яктырткычлар кую да күздә тотыла. Җәяүлеләр бульварының бу өлеше районның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышлана. Монда хәзер яктырткычлы стелалар урнаштырыла. Әлеге стелаларга «Герои», «Слава», «Родина», «Доблесть», «Память», «Победа» кебек сүзләр кисеп язылган. Чаллы шәһәреннән килгән, бу эшне башкаручы осталар әйтүенчә, әлеге сүзләр яктылык сирпеп торачак. Монда шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык әлкилеләрнең исемнәре язылган стендлар урнаштырылачак. Җәяүлеләр бульвары «Парклар, иҗтимагый киңлекләр төзелеше» республика программасы нигезендә эшләнә. Район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова әйтүенчә, бульварның Совет урамындагы икенче чиратын бу елның ноябрь азагына төзеп бетерү планлаштырыла.