Татарстан коронавирусның үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: <...> Тыва Республикасы, Мәскәү һәм Тула өлкәләре, Чукот автономияле округы, Башкортстан һәм Татарстан республикалары – 0,5 процент», - диелә хәбәрдә. Чечня һәм Чувашия кебек төбәкләрдә үсеш темплары тагын да түбәнрәк – 0,3 һәм 0,4 процент. Шимбә белән чагыштырганда, Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының үсеш темплары үзгәрешсез калды. Шул ук вакытта, ул җомгага караганда югарырак. Тулаем алганда, Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны тәүлегенә 1,1 процентка арта. Инде өч көн рәттән илдә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә. «Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә 34 татарстанлының коронавирус йоктыруы хакында хәбәр иткән иде инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов учреждениеләрдә санитар чараларны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.