Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 8 октября, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. 3 кеше инфекцияне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «3 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйләрендә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (17 кеше) аралыгында ачыкланган. Инфекция йоктыруның 22 очрагы Казанда ачыкланган. Буа һәм Питрәч районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Саба районнарында берешәр кеше Cоvid-19 йоктырган. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7448 очрагы теркәлгән, 6341 кеше (шуларның 23е – узган тәүлектә) терелгән.