Ульяновск өлкәсе егете Дамир Мөшәрәпов Россия Президенты стипендиаты булды
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). П.А. Столыпин исемендәге аграр университет аспиранты Дамир Мөшәрәпов Россия Президентының стипендиаты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе фән һәм югары белем бирү министрлыгының приказы нигезендә, материалларны өйрәнү һәм машина төзелеше технологияләре кафедрасы аспиранты 2020-2021 уку елына Россия Федерациясе Президенты стипендиатлары исемлегенә кертелде.
Дамир Мөшәрәпов — уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә 11 патент, 17 фәнни хезмәт, шул исәптән журналларда басылган 2 мәкалә авторы.
2019 елда Дамир инженерлык һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре Бөтенроссия конкурсында җиңгән. Аспирант бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә актив катнаша.