Рөстәм Миңнеханов полилингваль комплекс турында: Бу оҗмах!
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген, Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында булды. Бондаренко һәм Бичурин урамнарындагы биналарны карады, укытучылар белән аралашты. «Бик лаеклы шартлар. Бу оҗмах инде», — диде. «Мондый мәктәптән балаларның өйгә кайтасы да килмидер», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Әйе, минем оныкчыгым укый монда, беренче секундыннан ук ошатты», — диде укытучыларның берсе. «Бу инде „Шәймиевчә“ башкарылган эш», — диде Президент. Тик ул мәктәптә төп рольне укытучы уйнавын ассызыклады. «Мәктәп ул — укытучыларсыз ноль. Уку материалы, укытучы булмаса, берни юк. Белем бирүдә 90 процентны укытучы тәшкил итсә, 10-15 проценты гына мохиттер ул. Белемне укытучы бирә. Бер ел эчендә теләсә нинди мәктәп төзеп була, ләкин яхшы укытучыларны җыярга, кем эшләячәген, кем укытачагын карарга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә 165нче мәктәпнең күпме олимпиада җиңүчесе, Бердәм дәүләт имтиханында күпме 100 балл җыючы балаларны әзерләгәннәрен караячакларын әйтте. Очрашуда тәҗрибәле, зур стажлы укытучылар да, яшь мөгаллимнәр дә катнашты. Инглиз теле укытучысы Винера Азиеваның эш стажы тиздән 50 елга тула. 25 ел мәктәп директор урынбасары, шул исәптән бу мәктәптә шушы вазифада ун ел эшли. Укытучыларның берсе башта пыялалы ишекләргә карата бераз шиге булса да, хәзер инде шикләре таралганын әйтте. «Панорамалы ишекләр биш йолдызлы кунакханәләрдә генә», — диде Президент җавап итеп. Укытучылар бертавыштан мәктәп директоры Айдар Шәмсетдиновны яшь, энергияле, энтузиаст шәхес дип атады. Ул укытучының белем бирү генә түгел, кызыксындыру буенча да талант иясе булуын билгеләп узды. «Мин үзем табиб һәм укытучы була алмас идем. «Чын әйтәм, сабырлыгым да җитми, минем өчен мөмкин эш түгел бу. Бу бинада акыллы укытучылар күрербез. Мин шикләнмим: сез яшьләр өчен олы остазлар, тәҗрибәле укытучылар гел монда килерсез», — диде. Президент үз мәктәбендә яхшы укытучылар укытканын, үз сыйныфлары район классларына караганда да көчлерәк булганын искә алды. Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык чараларын үтәргә, вак-төяктә дә тәртип булырга тиешлегенә басым ясады. «Сакланыгыз коронавирустан, укытучыларны, балаларны тикшерергә кирәк. Мәктәп энергетика объекты кебек эшләргә тиеш. Профилактика чаралары бик әһәмиятле», — диде. Президент шулай ук мондый мәктәпләр илдә дә күп булмавын искәртте. Элита, зыялылар тәрбияләргә кирәк монда. Балаларның сәләтләрен ачарга, кемдер рәсем ясый, кемдер җырлый…» — диде. Ул кышкы, җәйге каникулларда да балалар белән шөгыльләнергә киңәш итте. «Бәлки, специализация буенча лагерьлар кирәктер, я иҗади, я техник юнәлешле», — диде. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев укытучы аерым әһәмияткә ия кеше булуын ассызыклады. «Укытучыны зур хәрефтән язарга кирәк», — диде.