Ленино-Кокушкинода Үшнә елгасына аккошлар ияләшкән
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында ел саен аккошлар очып килә. Бу юлы аларны Үшнә елгасында йөзгән вакытларын фотога төшергәннәр. Бу хакта «Алга» газетасы яза. Тәслимә Сәйфуллина аккошларның елгага өченче ел рәттән килүен әйтте. «Без аларны бик яраттык, карап туя алмыйбыз. Кошлар ярга якынайгач, балалар һәм олылар аларга икмәк ашата», — диде ул. Шулай ук Тәслимә апа Үшнә елгасында кыргый үрдәкләр барлыгын да әйтте. Хәзер елгада аккошлар күренми, мөгаен, салкыннар башланыр алдыннан очып киткәннәр.