Эксперт банк картагыздан законлы нигездә акча алу мөмкинлегенә ия булучыны атады
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Банк оешмалары клиент счетыннан акчаны бары тик карта хуҗасы ризалык биргән очракта гына күчерергз хокуклы. Әмма банкка акчаны күчерү мөмкинлеген бирә торган искәрмәләр бар, әйтик, суд карары буенча, клиент ризалыгыннан башка банк клиент рөхсәтеннән башка акча күчерә ала, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «Позиция Права» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин. Бу хакта РИА Новости яза. «Еш кына клиент кредит килешүенә кул куйганда банкка акчаларны акцептсыз күчерүгә ризалык бирә яки банк үзе шундый нигезләмәне килешү текстына кертә. Бу кредит килешүе буенча бурычлы кеше өчен шактый уңайлы, чөнки ул билгеләнгән сумманы өстәмә гамәлләрдән башка счеттан ай саен банк тарафыннан алып барырга күрсәтмә бирә», — дип аңлата юрист. Шулай ук бу банк өчен дә аерым өстенлек: әгәр клиент чираттагы түләүне кертергә оныта яки кредит түләве буенча финанс кыенлыклары кичерә икән, банк үзенә бирелгән мөмкинлектән файдалана — башка счетлардан һәм хезмәт хакы карталарыннан акчаны үзенә күчерә, дип өстәде ул.