Татарстан автомобиле Тамбов юлында бәрелгән, йөртүчесе һәлак булган
![Татарстан автомобиле Тамбов юлында бәрелгән, йөртүчесе һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/089216dfc47db07249c39600ebed6ff0b917642b/store/fill/780/440/17130b5439567fe2489ccb765da400b8bf3fcb8bcd484f44cc6e00b4405f/tambovskiy_rayon1%2839%29%5B1%5D.jpg)
(Казан, 22 сентябрь,«Татар-информ», Екатерина Пронина). Татарстан автомобиле Тамбов янында һәлакәткә юлыккан, машина йөртүче үлгән, пассажирларын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Тамбов өлкәсе Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге 5 сәгать 50 минутта Воронеж-Тамбов юлының 193нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татарстаннан «Мазда» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Самара өлкәсеннән 11нче модельле «Лада» машинасы белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр Тамбов дәүләт автоинспекциясендә. Чит ил машинасының 51 яшьлек шоферы, «Лада» җиңел машинасының 45 яшьлек шоферы һәм 30 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган.
«Мазда» машинасының 52 һәм 51 яшьлек пассажирлары һәм «Лада»ның 36 һәм 29 яшьлек пассажирлары җәрәхәтләр алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны Тамбов хастаханәләренең берсенә алып киткән.