Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган
(Казан, 22 сентября, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «22 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 73 үлем очрагы теркәлгән», диелгән хәбәрдә. 1977 елда туган хатын-кызны коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония белән Әлмәт үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары да булган. Казанда яшәүче 1947 елда туган хатын-кызны пневмониянең катлаулы формасы белән Казан федераль университеты медсанчастенә китергәннәр. Лаборатория тикшеренүләре вакытында Covid-19 ачыкланган. Үлем сәбәбен экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.