Аксубайда яшәүче китапханәгә яңа басмалар бүләк иткән
(Аксубай, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубай үзәк китапханәсенең бердәм фонды яңа басмалар белән тулыланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Китапны укып чыкканннан соң, аны башка кешегә тәкъдим и — яхшы идея. Аксубай үзәк китапханәсе укучысы шулай эшләде дә. Ул китапханәгә төрле тематикага караган 17 данә китап бүләк итте. Бу басмалар үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап киштәләрендә лаеклы урыннарны алды һәм хәзер алардан һәр укучы файдалана ала.