Чирмешән районының Сосновка авылы кызы фестиваль концертыннан затлы тун алып кайтты
(Чирмешән, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән »). Чирмешән районының Сосновка авылыннан Анна Иванова Казанның «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан затлы тун һәм диплом алып кайтты. Чара Казанның «УНИКС» концертлар залында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чуваш телендә ике җыр — берсе данлыклы «Катюша» — башкарган кызга оештыручылар затлы бүләк һәм «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы белән сөендергәннәр.
«Аняга 15 яшь. Ул безнең район мәдәният йортында эшләүче «Чирмешән энҗеләре» вокал түгәрәгенә инде дүрт-биш еллап Сосновкадан йөреп шөгыльләнә. Бик тырыш, сәләтле кыз», — ди аның хакында җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Әлфия Закирова.
Әлфия Закирова сүзләренчә, районнан Лилия Гатина да «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә, «Созвездие-Йолдызлык»ның 29 сентябрьдә узачак гала-концертында, конферанс номинациясендә чыгыш ясаячак икән. Әлеге Кармыш авылы кызын әнисе Гөлия Гатина әзерли.