Татарстанда коронавирусның 22 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 22 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда барлыгы 6880 очрак теркәлде», — диде ул. Любовь Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 4140 ПЦР-тест уздырылган. Авыру кешеләр белән контактта булган 741 гражданин - табиблар күзәтүендә. Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада коронавирустан 11 кеше дәваланып беткәнен дә өстәде.