Казанда «зебра» аша юлны чыккан баланы машина бәрдергән
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «зебра» аша юлны чыккан баланы җиңел машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә кичке якта Габишев урамында 1нче йорт каршында булган. Ачыкланганча, «Лада» машинасының өлкән яшьтәге йөртүчесе сул якка борылышта юл бирмичә, светофорның яшел утына «зебра» аша юлны чыгып барган 11 яшьлек малайны бәрдергән.
Авария нәтиҗәсендә баланың ботлары һәм аяклары имгәнгән, сыдырылган, гематома барлыкка килгән.