Камалтынов: Татарстанлылар республикада башкарылган эшләрне югары бәяли
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов татарстанлыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Рөстәм Миңнеханов президентлык срогына яңадан сайланды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. «Безнең кандидат нәтиҗәләре безне сөендерә, әлеге нәтиҗәләр көтелгән булса да. Димәк, республика халкы безнең кандидат җитәкчелегендә Татарстанда эшләнгәннәрне югары бәяли», — диде Камалтынов. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов командасы белән республика алга таба да ышанычлы рәвештә алга барачак.