Миңнеханов Казан янында мәктәпләр, балалар бакчасы һәм юллар төзелеше турында сөйләде
(Казан, 10 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан хакимияте Казан шәһәр яны бистәләренең социаль һәм транспорт инфраструктурасын үстерүдә, шул исәптән «Царево утарлары», «Светлый» торак комплексы, Көек авылы, Салмачы бистәсе һәм башка урыннарда актив эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры эфирда хәбәр итте.
«Планда Вознесение бистәсе аша яңа юл каралган, аны проектлау эше башланды инде. Дәрвишләр бистәсе буенча берничә күзаллау бар», - диде ул.
ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе - шәһәр янында яшәүчеләр өчен уңайлы инфраструктура булдыру.
Әйтик, 2020 елның 31 августында Питрәч районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына район башкарма комитеты белән берлектә Көек авылында мәктәп яшендәге балалар санына анализ ясарга һәм аның территориясендә гомуми белем бирү мәктәбе төзү буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушты.
Шуның белән бергә Татарстан Президенты шәһәр яны торак пунктлары проблемаларын комплекслы хәл итүнең мөһимлеген искәртте. Балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар төзү, газлаштыру, электр һәм җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, районнарда эш урыннары булдыру белән дә шөгыльләнергә кирәк.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген шәһәр яны торак пунктларында яшәүче кешеләр, районнарда эш урыннары булмау сәбәпле, Казанга йөрергә мәҗбүр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу территорияләр гражданнарны җәлеп итү үзәгенә әйләнергә, монда гражданнар эшкә урнашырлык индустриаль һәм технопарклар төзү каралырга тиеш.