Советлар Союзы Герое Василий Гордов җирләнгән зират туфрагын Минзәләгә тапшырдылар
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәүнең Дон зиратында Татарстанның Минзәлә районы вәкилләренә Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Гордов Василий Николаевич җирләнгән урыннан туфрак тутырылган капсула тапшыру тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Туфрак салынган капсуланы Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров һәм район депутаты Александр Морозкин кабул итте. Александр Владимирович тумышы белән Матвеевка авылыннан - Василий Николаевич Гордовның туган җиреннән.
Тантана Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәүнең Дон муниципаль округы депутаты Владимир Залищак, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзалары, Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов, Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, язучы һәм «Татар дөньсы» газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, Татарстан шагыйрьләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.