Тәтештә яшәүче үз акчасына балалар өчен уен мәйданчыгы ясап куйган
(Тәтеш, 15 август, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары », Галина Тазетдинова). Тәтеш районының Производство урамында балалар вакытларын уздырырга ярата торган урында яңа мәйданчык барлыкка килгән. Аны үз йорты янәшәсендә Александр Самаркин ясап куйган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Төзелешне мин әле оныгым туарга тиешле вакытта ук уйлап куйдым, хатыным Елена хуплады. Безнең урам зур түгел, тыныч, балалар бар, ә аларга уйнарга урын юк, барысы да юлга йөгереп чыгарга омтылалар. Башта таучык ясадым, аннары комлык, шуннан соң баскыч, таганнар, карусель. Баганалар нык һәм куркынычсыз булсын өчен аларны утырту өчен бетон эшләрендә күршем Илшат Сабирҗанов ярдәм итте», — дип сөйләде Александр Самаркин.
Тәтешле үзенең төзелеш материалларын сайлаган, кайбер нәрсәләрне сатып алган, ә эшләү осталыгы турында әйтеп торырга да кирәкми, элек ул «Сельхозтехника»да эретеп-ябыштыручы булып эшләгән.
«Монда нинди катлаулылыгы булсын, тимер бар, эш кораллары шулай ук, аласың, бөклисең, такталар беркетәсең, буйыйсың, эскәмияләр әзер», — дип фикер йөртә Александр Самаркин.