Питрәч районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте
Казан, 11 август, «Татар-информ»). Питрәч районына ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы килде. Флагка беркетелгән район гербы ундүртенче булды. Бу хакта «Вперед» газетасы яза. Район башлыгы Илһам Кашапов бу мизгелнең тантаналы булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен бу мөһим вакыйга. Бүген ТАССР флагында символик рәвештә үз эзебезне калдырдык», — диде ул. Питрәч районы юбилей флагын Мәдәният йорты бинасында каршылады, анда онлайн-режимда Питрәч районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан концерт булды. Юбилей флагы көн саен «сәяхәт итә», иртәгә аны Азнакай районында каршы алачаклар. Эстафета тәмамлангач, ул Татарстанның Милли музеена саклауга тапшырылачак.