Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Жигули» машинасы юл читенә төшеп киткән
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Жигули» автомобиле юл читенә төшеп киткән , пассажиры һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Фаҗига кичә кичке сәгать алтыда республиканың Алабуга районы Илмәт авылында булган.
7нче модельле «Жигули» руленә исерек хәлдә утырган 43 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән.
Нәтиҗәдә, автомобильнең 42 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.