Фәнил Әһлиуллин зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү хакында сөйләде
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда барлыгы 3 мең 667 зират исәпләнә, алар урнашкан 4 мең 188 участок рәсмиләштерелергә тиеш. Бүгенге көндә шуларның 89 проценты рәсмиләштерелгән, 480 участокта исә бу процедура башкарылмаган. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте йортында кичә узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, торак пунктлардан читтәге зиратлар сәнәгать җирләрендә һәм аеруча саклана торган территорияләрдә урнашырга тиеш. 2019 елда ТР Министрлар Кабинеты чыгарган карар нигезендә, участок категорияләрен зиратларга күчерү өчен кирәкле документлар исемлеге кимегән, шуның нәтиҗәсендә рәсмиләштерү темплары арткан. Быел 1 мең 97 участок күчерелгән. Министр үз докладында билгеләп үткәнчә, Буа һәм Чирмешән районнары рәсмиләштерүне төгәлләгән инде. Алексеевск, Арча, Баулы, Зәй, Кайбыч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнарында әлеге күрсәткеч 95 проценттан артып китә. Шул ук вакытта, 474 проблемалы участок бар.