«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» балалар җыры телевизион проектының икенче сезоны бара
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» балалар җыры телевизион проектының икенче сезоны бара. Аның максаты — татар халык җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Конкурста катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш.
Фестивальгә 6-14 яшьлек балалардан меңгә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. «ШАЯН ТВ» каналы сайтында 31 августка кадәр катнашучылар өчен тавыш бирү бара. Моның өчен shayantv.ru сайтына кереп тавыш бирергә була. 20 июльдән 31 августка кадәр узган онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган балаларны ярымфиналда йолдызлы жюри бәяләячәк. Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар уздыру да планлаштырыла. Ә җиңүчеләрне исә зур бүләкләр көтә. Тавыш бирү ссылкасы — https://shayantv.ru/seilen/vote