Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңа балалар бакчасы ачылачак
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында Замелекесьеның 25нче микрорайонында «Шаян» 128нче яңа балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Балалар бакчасы төзелеп беткән инде, хәзер объектның әзерлеге турында документлар рәсмиләштерелә.
Оешма мөдире Наталья Грошева ачыклык керткәнчә, бүгенге көнгә 195 сабыйның әти-әниләре гариза биргән. Балаларны кабул итүгә барысы да әзер. Социаль объект яңа микрорайонда төзелде. Шулай итеп, балалар бакчасын торак комплексыннан иртәрәк торгыздылар.
Мәктәпкәчә учреждение персонал белән әлегә 65 процент тәэмин ителгән. Тәрбиячеләр, тәрбиячеләр ярдәмчесе һәм пешекчеләр җитми.
Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, объектның бәясе 223 миллион сум тәшкил иткән. Учреждениегә 220 бала йөриячәк, шул исәптән 120 бала ясле яшендә булачак. «Дәүләт бер балага 1 миллион сумнан артык акча керткән булып чыга. Менә бу «Демография» илкүләм проектының нәтиҗәсе инде, без аны үз күзләребез белән күрәбез», — диде мэр.
Шул ук вакытта август уртасында Замелекесьеның 22нче микрорайонында һәм ЗЯБ бистәсенең 19нчы микрорайонында тагын ике яңа балалар бакчасы тапшырылачак.