«Рубин» рәсми төстә Джордже Деспотович белән килешү имзалануы турында игълан итте
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол клубы рәсми төстә серб һөҗүмчесе Джордже Деспотович белән килешү имзалануы турында игълан итте. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк белдергәнчә, килешү өч елга төзелгән.
28 яшьлек уенчы Казан клубына ирекле агент хокукында күчкән. Ул «Рубин» өчен «9» номеры астында чыгыш ясаячак.
«Һөҗүмче медицина күзәтүе узды һәм командага кушылды», — дип хәбәр итә «Рубин»ның матбугат хезмәте.
Джордже Деспотович 1992 елның 4 мартында Сербиянең Лозница шәһәрендә туган. Элегрәк Сербиянең «Сопот», «Спартак Суботица» һәм «Црвена Звезда» клубларында уйнаган. Шулай ук Бельгиянең «Локерен» һәм Казахстанның «Жетысу», «Кайрат», «Астана», «Тобол» командаларында чыгыш ясаган. 2018-2020 елларда «Оренбург» футбол клубында уйнаган һәм аның составында 43 матчта 12 туп керткән.