Татарстан фермерлары ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектерергә мөмкин
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайтырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ташламалы кредитлар буенча кичектереп түләү — авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә. — Бу максатларга федераль бюджеттан быел 4 млрд сум һәм 2021 елда 6 млрд сум акча бүлеп биреләчәк». Фермерларга ташламалы кредит бирү программасы буенча 1 проценттан 5 процентка кадәр кредит алырга була