Марат Җәббаров: Уңыш яхшы булыр дип көтелә, иң мөһиме - аны вакытында җыеп алу
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Аксубай районы хуҗалыкларында булды. Комбайнчылар белән очрашуда ул быел уңыш саллы булыр дип көтелүен, төп бурыч — аны вакытында җыеп алу, амбарларга, складларга салу икәнлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аксубай районында министр Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Быел фермер «150 баш савым сыерга гаилә терлекчелек фермасын үстерү» проекты буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Грант акчасына ул роботлаштырылган ферма ачарга планлаштыра. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук районның иң нәтиҗәле авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен бүләкләде.